Россия халкы нәрсәгә борчыла?
Аналитик үзәк тикшеренүләре халыкның үз сәламәтлеген беренче урынга куюын күрсәткән.
Яңа ел якынлашкан бер вакытта халык фикерен өйрәнү илдә яшәүчеләрдән күпчелегенең бик нык авырып китүдән курыкканын ачыклаган, андыйлар 30 процент тәшкил иткән. Сораштыру-тикшеренүдә катнашканнарның 27 проценты инфляция һәм бәяләр артудан курка, ә 26 проценты үзләренең балалары өчен борчыла. 18 проценты пандемиянең яңа дулкыны башланудан куркуын белдергән...
Ә шулай да, халыкның 70 проценты киләсе 2024 елда үз тормышларында яхшы вакыйгалар күбрәк булыр дип өметләнә. 24 проценты яхшысы да, яманы да тигез булыр дип уйлый.
НАФИ (финанс тикшеренүләренең дәүләт үзәге) аналитик үзәге һәм ВСК (хәрби-иминият компаниясе) иминият йорты тарафыннан уздырылган тикшеренү шуны күрсәткән.
Бу аналитик үзәкнең ноябрьдә уздырылган Россиякүләм тикшеренүләрендә илнең төрле төбәгендә яшәүче 1600 кеше — 18 яшьтән башлап өлкәннәргә кадәр катнашкан. Аларны Росстат рәсми статистикасы мәгълүматына нигезләнеп сайлап алганнар.
Үтеп барган шушы 2023 елыбызга аяк басканда да шундый ук тикшеренү-сораштыру уздырылган булган. 2022 ел азагындагы ул тикшеренү илебез халкының инфляция һәм бәяләр артудан (29 процентының фикере) бик нык курыкканын ачыклаган, ә аннан кала — үз кеременең кимүе һәм каты авыруга тару (27 процент).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев