Римма Никитина: "Үз-үземә – мин бер генә!"
Хәбәрләр

Римма Никитина: "Үз-үземә – мин бер генә!"

Римма Никитина авырып киткән

Җырчы Римма Никитина инстаграм аккаунтында яңа пост урнаштырды.  Анда ул: "Төнге беренче китте. Палатадагылар йоклый. Минем генә күзләрем йомылмый. Үзем ятам, үзем уйлыйм: тормышыбыздагы барлык кыенлыклар да безне көчлерәк итә. Кайсыдыр мизгелдә тормышыбызның кадерен белә, кайбер нәрсәләргә башкача карый башлыйсың... Мин үземә һәрвакыт: "Үз-үземә – мин бер генә! Барысы да кулымнан киләчәк", – дип әйтә килдем. Бу юлы да мин барысын да булдырдым, Аллага шөкер", – язган.

Җырчының подписчиклары җырчының тизрәк терелүен теләп комментарийлар калдырган.


Нет комментариев