Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрьнең беренче атнасы - «Яхшы гамәлләр» атналыгы

Зәй районының Сәвәләй авылында «Очрашу паркы» булдырылды. Ничек барлыкка килгә соң бу парк? Кемнәр булдырган моны?

Валентина Исакова шушы паркны булдыруда бик актив катнашкан.
- Авылыбызда парк булдыру уйлары классташлар очрашуыннан башлады. Без Сәвәләй урта мәктәбен 1983 елда бетердек. Безнең укытучыларыбыз Исакова Раиса Ивановна, Сабаева Галина Николаевна булдылар. Безнең класс бик тату укыды. Бу елгы очрашурга җыелгач, классташыбыз Черкасов Леонид агачлар утыртып, матур парк эшләргә тәкъдим итте. Без барыбыз да бу тәкъдимгә кушылдык. Вакытны озакка сузмыйча эшләребезне башлап җибәрдек. Иң беренче паркны кая булдырырга икәнен билгеләдек, аннары урманга менеп агачлар алып төштек. Барлык классташлар бергә җыелып, агачлар утырттык. Агачлар яхшы үсеннәр дип койма белән дә уратып алдык. Уйлаган изге эшләр, теләкләр чынга ашты. Авылыбызда өр яңа «Очрашу паркы» барлыкка килде. Мин үз классташларым белән горурланам.Әйткән сүзне җиренә җиткереп эшләү нәтиҗәсендә авылыбыз тагын да матурланып, җанланып калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев