Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли бизәк - халык күңеле: «Бәрмәнчек» ансамбле Идел буе халыкларының культурасын зур сәхнәдә күрсәтте

9 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертлар залында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең үзенчәлекле зур концерты узды.

Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, күптөрле фольклор фестивальләре җиңүчесе булган әлеге ансамбльне белмәгән кеше сирәктер. Этник сәнгатьне үстерү һәм тергезү буенча башкарган хезмәте бик зур әлеге иҗади коллективның. "Бәрмәнчек"ләр белән республикабыз районнарындагы гына түгел, чит төбәкләрдәге фольклор ансамбльләр дә тыгыз элемтәдә торалар, киңәшләшеп эшлиләр. Шуңа концертка килүчеләр арасында Питрәч ягы түти-дәдәйләренең нигә керәшен милли киемнәреннән булганын тиз абайлап алдым.

Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, алар хөрмәт йөзеннән "Бәрмәнчек"кә бүләк ясарга уйлаганнар. Концерт тәмамланыр алдыннан үз авыл көйләрен җырлап, ансамбльнең директоры Артур Поляковка ипи-тоз тапшырдылар, сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашаповага чиккән яулык бүләк иттеләр. Тамашачылар белән шыплап тулган залда утыручылар һәр чыгышны көтеп алдылар, алкышларга күмделәр, артистларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

"Бәрмәнчек" ансамбле концерт башында сәхнәгә нәсел тамгаларыбызны чыгарды. Керәшендә борынгыдан ук һәр нәселнең үз тамгасы булган. Җир, печән булгәндә, капкаларга, кабер ташларына үз тамгаларын сызганнар. Шулай ук, яза белмәгәннәр подпись урынына да тамга куллана торган булган.

Без "Бәрмәнчек" тән күбрәк керәшен җыр-биюләрен, йола күренешләрен күрергә ияләнгән, ә бүген алар барлык Идел буе халыкларының йолаларын, җырларын, биюләрен,төрле уен коралларында уйнау сәнгатен тамашачыларга җиткерде. Ансамбльдәге артистлар башкаруында гөслә, думбра, курай, кубыз кебек борынгы милли уен кораллары белән башкарылган җырлар үзләренең кабатланмас аһәңнәре белән халык күңелен яулады. Әле шуларга өстәп кул пычкысында, торбада уйнауларын да әйтми калдырып булмый. Бигрәк тә, торба тавышына "тыпырдап бию", "чәчү куренеше"н бию белән күрсәтүләре ошады.

Александр Игнатьев башкаруында - рус халык, Илнур Әхәтовның - татар халык, Регина Павлованың кырым татары җырлаулары моңлы һәм дәртле яңгырады.

Концертның уникальлеге тагын шунда да чагылды: тамашачының күбесе белмәгән каратай халкының тарихы һәм бүгенгесе турында кыскача аңлатма бирелде. Шулай ук, удмурт, мари, чуваш, татар, керәшен, кырым татарларының киемнәре, сөйләшләре, моңнары арасындагы охшаш якларны һәм аермалыкларны күрерлек итеп видеоязмалар да әзерләнгән иде. "Туганаем - асыл бизәгем" дип исемләнгән бу концерт төрле халыкларның бердәмлеген, милләтләрнең үзара дус-тату яшәвен дә тагын бер тапкыр исбатлады.
Сәнгать халыкларны якынайта, үзара хөрмәт хисләре тәрбияли. Ансамбльнең директоры Артур Владимирович та: "Җыр яшәсә - без дә яшәрбез" дип юкка әйтмәгәндер.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев