Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлки мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге буенча очрашу үткәргәннәр

Кайбыч районының Мәлки авылы мәктәбендә яз-җәй чоры җитүгә, юлларда мото-велотранспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән һәлакәтләр булдырмый калуга багышланган очрашу чарасы узган.

Мәлки мәктәбендә башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре хакында сөйләштеләр. Очрашуны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның бүлек башлыгы И.Ф. Ахметов үткәрде.

Велосипедта йөргәндә иң мөһиме — юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген янәдән искә төшерделәр.
Юл аша бары тиешле урыннардан чыгу, бу вакытта игътибарлы булу, телефон карап бармау, музыка тыңламау мөһим икәнлегенә дә басым ясады. Моннан тыш җәяүле кичүеннән чыкканда капюшонны салырга киңәш итәләр. Бу юлдагы хәлне тулырак күзалларга ярдәм итә. Велосипедта йөргәндә юл иминлеге турында онытырга ярамый.

«Мондый чаралар укучылар өчен бик файдалы, алар кечкенәдән кагыйдәләрне белеп, өйрәнеп үсә», — дип өстәделәр укытучылар.

Нина Васильева, Мәлки мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев