Ленино авылындагы дөньяга матурлык өстәүче мәдәният хезмәткәре
Яңа Чишмә районының Ленино авылында гомер итүче Раиса Митрюхинага – 75 яшь.
Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче.
Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый.
Безнең бүген сүзебез нәкъ шундый искиткеч иҗади кеше Раиса Митрюхина турында. Раиса Константиновна 1948 елның 19 августында фронтовиклар гаиләсендә беренче бала булып туа. Сигез классны тәмамлагач савымчы булып эшли. 1965 елда аны авыл клубына җитәкчелеккә чакыралар. 1965-1969 елларда Алабуга мәдәният училищесында укый. Ул ике искиткеч коллектив, “Сурәкә” керәшен фольклор ансамбле, "Рябинушка" вокаль төркеме оештыра. иҗади эшчәнлеге өчен Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы, район администрациясе, мәдәният бүлеге грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә.
1967 елда кияүгә чыга, өч бала тәрбиялиләр. Раиса Константиновна 52 ел Ленино мәдәният йортында эшли, шуларның 39 елын директор була.
Бүген Раиса Митрюхинага – 75 яшь! Аңа ихлас күңелдән озын гомер, нык тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез.
“Олы йөрәкле, ярдәмчел кешебезгә озын гомер, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә тынычлыкта, авырмый-сызланмый, яшәү дәрте алып, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!”, – дип изге теләкләрен җиткерде Яңа Чишмә муниципаль районының Ленино авыл җирлеге башлыгы – Светлана Питеркина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев