Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Татьяна Ефимова

Татьянага 26 яшь, Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Татьяна Ефимова – 26 яшь, Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан. Казанда кондитер булып эшли. Авылның “Йолдызчык” яшьләр фольклор ансамбленә йөри.

"Тормыш девизым – чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә һәм эшләгән эшләрдә чагыла.

Мин чын керәшен гаиләсендә тәрбияләнеп, кечкенәдән моңлы җырларыбызны тыңлап үстем. Гаиләм халкыма, йола-гадәтләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләде. Шуңа күрә дә шушы бәйгедә катнашып карарга булдым. Мондый чараларда яраткан халкым турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга була. 

Киләчәкта җырчы булырга хыялланам. Буш вакытымда җыр дәресләренә йөрим, уен коралларында уйнарга өйрәнәм", – дип сөйләде Татьяна. 

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев