Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Светлана Иванова

Светланага 18 яшь, Мамадыш шәһәреннән

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Светлана Иванова – 18 яшь, Мамадыш шәһәре. Быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Фотолар төшерергә һәм бию белән шөгыльләнергә ярата. Киләчәктә табиб һөнәрен үзләштерергә тели.
Тормыш девизы: Могҗизаны көтмәгез, үзегез могҗиза тудырыгыз! 

"Минем уйлавымча, тормышның матур мизгелләре фотоларда саклана. Шуңа күрә, күбрәк дусларымны, гаиләмне төшерәм. Үземнең нәсел тамырларым белән горурланам, халкымны яратам. "Кряшен Чибяре" титулын алырга да лаеклы дип саныйм үземне. Бу конкурс безне тагын да берләштерә, керәшеннәрнең уңганлыгын һәм чиста күңелле булуын күрсәтә. 
Безнең Республикада төрле милләтләрнең дус-тату яшәгәненә сокланам, йола-гадәтләрнең саклануына да сөенәм. Киләчәктә дә без керәшеннәрнең бай мәдәни мирасы онытылмасын иде", - дип сөйләде Светлана. 

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев