“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Светлана Егорова
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Светлана Егорова

Светланага 21 яшь, Түбән Кама районының Троицк поселогыннан

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Светлана Егорова – 21 яшь, Түбән Кама районының Троицк поселогыннан. Казан федераль университетының музыка бүлегендә 3 курс тәмамлаган. 

"Керәшен кызы булуым белән чиксез горурланам. Минем балачагым әтиемнең туган ягы Благодатное авылында үтте дисәм ялгыш булмас. Кечкенәдән үк керәшен гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен күреп үстем. Халкыбызның милли бизәкләрен, җыр-моңнарын күңелемә җыйдым. Мин җырларга яратам. Җырларым аша халкыма булган мәхәббәтемне күрсәтергә омтылам", - диде Светлана.

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы


Нет комментариев