Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Анжелика Иванова

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Алдан  хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы ун кызның берсе– Анжелика Иванова.

Туган көне: 16 октябрь.

Кайдан: Кукмара районының Поршур авылыннан.

Уку/эш урыны: Саба районының сәләтле балалар мәктәбендә башлангыч класс укытучысы.

Тормыш девизы:«Тормыш – яңгыр беткәнне көтәр өчен түгел, шул яңгыр астында биергә өйрәнер өчен бирелгән».

Хобби: шигырьләр уку, илһамланган чакта шигырьләр язу.

Ни өчен конкурста катнаша: керәшен җәмәгатьчелеге, милли культура белән якыннанрак танышу һәм, әлбәттә, үзен сынап карау өчен.

Хыялы: милли бизәкләрне якыннанрак өйрәнеп, үз куллары белән тамакса, җилкәлек, чигәчә һәм керәшеннәргә хас булган башка бизәнү әйберләре ясау.

Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

80

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев