«Кряшен чибяре-2021» Лиана Самойлова (Антонова) әни булды
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2021» Лиана Самойлова (Антонова) әни булды

Сарман районының Ләке авылы кызы, «Кряшен чибяре-2021» титулы иясе Лиана сөенечле вакыйга белән уртаклашты.

29 сентябрь көнне Лиана һәм Владимир беренче мәртәбә әти-әни булдылар. Аларның кызлары Мирослава туды. Буе — 57 см, авырлыгы — 4125 грамм булган. 

Аларның бу бәхетләрен якыннары, туганнары, әнисе Римма, әтисе Юрий да уртаклашканнар. Аларның бәхетле мизгелләре түбәндәге фотода да чагыла. Фотода Лиана янында — Ләке авыл җирлеге башлыгы, дөньяның бар байлыгы булган оныгын үз кочагына алган Юрий Антонов.


Нет комментариев