Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр этнографик диктант язды

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында 4 ноябрь көнне «Казан ЭКСПО» халыкара конгресс-күргәзмә үзәгендә “Зур этнографик диктант” халыкара акциясе офлайн форматта узды.

Акциядә катнашкан Балык Бистәсе районыннан килгән делегация арасында керәшен кызларыбыз Евдокия Толстова һәм Лариса Кибяковалар да бар иде.

Россиядә гомер итүче милләтләрнең тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән кызыксынган һәркем диктант биремнәрен үтәүдә катнашып, этнография өлкәсендәге белемнәренең ни дәрәҗәдә икәнен ачыклый алды. Катнашучыларга 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Утыз биремнең егермесе – федераль, унысы төбәгебезгә багышланган. Җаваплар 100 баллы система белән бәяләнәчәк.

“Олыгаеп барганда укучылар шикелле диктант язу күңелләрне яшәртте, диктант тәмамлангач, барлык катнашучылар да, “сораулар гади булмады, барысына да төптән уйлап җавап язарга кирәк”, дигән нәтиҗә ясады. Бу таныш булмаган фактлар турында мәгълүмат эзләүгә һәм этнографик грамоталылыкны күтәрүгә дә зур этәргеч булыр дип өметләнәбез”, – диделәр Евдокия белән Лариса. Этногрфик диктантның нәтиҗәләре 11 ноябрь көнне билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев