Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен тамгалары

Керәшеннәрнең дә культура мирасында, Идел-Урал төбәгендәге башка төрки һәм фин-угор халыкларыныкы шикелле үк, тамгалар зур урын алып тора.

Элгәре керәшеннәр арасында аерым бер хуҗаларның һәм ыруның үз нәсел тамгалары булган. Ул тамгаларны урманның үзләре биләгән өлешләре чигендәге зурлыгы белән башкаларыннан аерылып торган биек имән агачларына салганнар. Печәнлекләрне, көтүлекләрне, иген кырлары чикләрен билгеләү өчен дә кулланганнар. Документлар, ярлыклар, үтенеч кәгазьләренә дә, хәзерге вакыттагы имза урынына, ул заманда тамга салганнар. 

Без 1977-2000 елларда җыйган тамгалар бер үзенчәлеккә ия. Аларның күпчелеге, фольклор экспедицияләр вакытында, керәшен зиратларындагы агач яки таш качлардан, кабер ташларыннан күчереп ясалды. Качларга нәсел тамгасын уеп кую гадәте 1970 елларга кадәр сакланып килгән иде. Тамгаларның да үз исемнәре бар: бөгелҗә, казаяк, өч борма, җылан тамга, чүмеч һәм башкалар. Без күчереп алганнар, кызганычка, нәсел тамгаларын тулысынча чагылдырмый; тамга ияләренең фамилияләрен, кушаматларын, ыру исемнәрен дә ачыклау мөмкин түгел.

Шундый җитешсезлекләргә карамастан, этнографик чыганак буларак, зур кыйммәткә ия булган кабатланмас материал туплый алдык.

Тамгалар турында язылганнар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы керәшеннәрнең тамгаларына кагылышлы традицион культура белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз. 

Геннадий МАКАРОВ,
фольклорчы, галим. 

Фотоларда: Татарстанның Әлмәт районындагы Кәләй авылы зиратындагы тамгалар (8 октябрь, 1999 ел);

Лениногорск районының Федотовка зиратындагы тамгалар (12 июль, 1977 ел);

Әлмәт районының Илтән-Бута зиратында сакланган тамгалар (18 июль, 1998 ел);

Тукай районының Иске Җирекле зиратындагы тамгалар (8 октябрь, 1998 ел); Тукай районының Борды авылы зиратындагы тамгалар (6 август, 2001 ел);

Сарман районының Ләке авылы зиратындагы ыру һәм фамилияләре ачыкланмаган тамгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев