Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Шураны мәдәният йорты хезмәткәрләре уңышлары хакында сөйләде

Мөслим районының Крәш Шураны авылы җирлеген биш авыл — Ташъелга, Каенсаз, Приют Шуран, Крәш Шуран һәм Тат Шуран авыллары берләштерә.

Әлеге җирлекә төрле милләт кешеләре яшәве — татарлар, руслар һәм керәшеннәр — авыл халкы өчен зур шатлык. Быел республикабызда 2023 нче ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы итеп игълан ителде. Җирле авыл халыкы белән бергәләп мәдәният йорты милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында бик матур чаралар үткәрде.

«Уздырылган чараларда актив катнабыз. «Туган якның илаһи моңнары җанга иңә якты нур булып» дип исемләнгән смотр концертында уңышлы чыгыш ясап 10000 сумлык сертификатка ия булдык. Зур вакыйгаларның берсе — Ташъелга авылының 100 елыгына багышлап «Сабантуй» бәйрәме үтте. Каенсаз авылында «Яшьлегем чишмәләре» дип аталучы чишмәнең сафка басуы авыл халкы өчен зур шатлык булды. Шулай ук Каенсазда «Авыл көне» гөрләп үзды. Керәшеннәребезнең милли бәйрәме «Энҗел» көне уңаеннан «Эх тәмле бәрәңге» исеме астында бәрәңге бәйрәме оештырдык. Мәдәният йортында тагын бер зур бәйрәм — керәшеннәребезнең милли бәйрәме «Пыкрау утырмасы». Бәйрәмгә махсус кунакларыбыз «Усыкай буйлары» халык фальклор ансамбленең килүе безнең өчен зур сөенеч булды», — дип үз уңышлары белән уртаклаштылар Керәшен Шураны авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев