Керәшен фольклор ансамльләре VII Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яуладылар
Хәбәрләр

Керәшен фольклор ансамльләре VII Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яуладылар

«Казансу», «Сәлам» фольклор ансамбльләре «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең VII Халыкара фестиваль-конкурсында 2нче дәрәҗә премия лауреатлары булды.

28-30 август көннәрендә Казанда «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең VII Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

2021 елның 9 февраль көнендә, Җырчы Җәкәү йортында  Абакаева Ләйсән Камилевна җитәкчелегендә "Казансу" фольклор ансамбле оеша. Аның солистлары питрәч керәшеннәре. "Сәлам" фольклор ансамбленең исә унбиш елдан артык иҗади тәҗрибәсе бар.

"Сәлам" фольклор ансамбле (җитәкчесе Әхмәтова Лидия Алексеевна), шулай ук, "Казансу" фольклор ансамбле (җитәкчесе Абакаева Ләйсән Камилевна) 2нче дәрәҗә премия лауреатлары булды. 

 

Чыганак


Нет комментариев