Казаннан карендәшебез Роза Скворцова Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Хәбәрләр

Казаннан карендәшебез Роза Скворцова Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Роза Скворцова чыгышы белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы кызы.

Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән 35 елдан артык Казанда яши. Озак еллардан бирле 5нче хастахәнәдә сестра-хозяйка булып эшли. Шушы көннәрдә генә аны Сәламәтлек саклау системасында намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен Кан шәһәренең “медицина университеты клиникасы” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениенең  Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

“Андый бүләкләрем беренче генә түгел инде. Хезмәтемне бәяләүләре өчен, зур рәхмәт. Һәрбер кешегә дә эшендә уңышлар, дөньябызга иминлек телим”, – диде Роза.

Без аңа тагын да зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.

 

 

Фото Роза Сворцованың шәхси альбомыннан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев