Антон Байрашев моңа кадәр Зәй районы хакимияте системасында нәтиҗәле эше белән танылып өлгергән иде
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма комитеты сәркатибе итеп Антон Байрашев билгеләнде, - дип "Зәй офыклары" хәбәр итте.
Антон Павлович инде моңа кадәр район хакимияте системасында нәтиҗәле эше белән танылып өлгергән иде. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын үтәде, ә соңгы эш урыны “Росгосстрах” иминият компаниясенең Зәй бүлегендә булды. Биредә ул җитәкче вазифасында хезмәт куйды. Хәзер исә җиң сызганып “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегендә эшкә кереште. Антон Павлович партия эшчәнлеген күзаллавы белән уртаклашты.
- Бу сәяси эшчәнлеккә районыбыз яшьләрен ныклап тартырга исәплим. Яшьләргә кызыклы булган чаралар аша партиянең җирле бүлеге эшен активлаштырырга, социаль челтәрләрдә дә актив булырга планлаштырабыз. Бу сәяси юнәлешнең киләчәге ышанычлы кулларда булырга тиеш, - ди ул.
Фото: Зәй офыклары
Нет комментариев