Кабан-Бастырык кызы Александра Ивановадан көзге матур фотолар
Александра Иванова Менделеевск районындагы Тойгуҗа авылында гомер итә.
Язы бакыр, җәе көмеш булды, көзе, чыннан да, алтын! Агачлар алтын-сары төсләргә манылганга гына түгел, ә җылы, коры матур көннәре белән дә алтын ул.
«Игенчеләргә – җыелмаган уңышын җыярга, йорт, бакча хуҗаларына җиләк-җимеш, яшелчәләрен корыда җыеп урнаштырырга ирек бирде быелгы көз. Йоклап кына калма, бар эшкә дә өлгерергә мөмкинлеге бар. Аяк астындагы кипкән, җил йолкып җиргә түшәгән яфракларны кыштырдатып, кояшның яктылыгына, күкнең зәңгәрлегенә сокланып тик йөрисең. Бу көз миңа гына түгел барлык кешеләргә, табигатьнең бар җан иясенә ошыйдыр. Менә безнең сыерларга да ошый. Аркаларын кояшка куеп, җылынып күшәп яталар иде, мин, фотограф, яннарына төшеп эшне боздым. Хуҗабикәләрен күргәч, кайтырга кирәк дип белделәр бугай, тизрәк йөгереп килделәр. Кайтмагыз әле, малкайлар, кояшның алтын нурларында коенып калыгыз, озакламый салкыннар башланып мондый көннәрне бик сагынырбыз.
Хайваннар шундый сизгер, аларның көз көне кышка таба тизрәк абзарларына кайтасы килә, ә яз көне малкайлар язгы дымсу һаваны сизеп урамга тартыла, ярсый башлыйлар. Менә шулай табигать тә, кеше, хайваннар тормышы да - барысыда билгеле бер биоритмга көйләнгән»,– дип язды Александра Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев