Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоровка һәм Александр Игнатьевка медаль тапшырылды

“Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, педагог Александр Игнатьев “Казан Суворов хәрби училищесына – 80 ел” истәлекле медале белән бүләкләнделәр.

Казанның Суворов исемендәге хәрби училищесында музыка буенча өстәмә белем педагогы Игнатьевка истәлек медаль бу хәрби уку йортының юбилее уңаеннан оештырылган тантанада бирелде.

Суворов хәрби училищесының 80 еллык юбиллена багышланган тантаналы митингта Россия Кораллы көчләренең коры җир гаскәре баш командующие Олег Салюков та булган Президент Владимир Путин Указы белән бирелгән Почет орденын училище байрагына генерал Салюков үзе беркеткән. Росия оборона министрының беренче урынбасары, генераль штаб начальнигы, шушы училищены тәмамлаган Валерий Герасимов та суворовчыларны һәм укытучыларны котлаган. Митингта ясаган чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күбесе Татарстаннан булган офицерлар һәм суворовчыларның ил алдындагы мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәтләре зур булуын искәрткән. Училище коллективын Россия оборона министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет вәкилләре дә котлап, истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

Училищеның 80 еллык юбилее уңаеннан уздырылган тантанадагы олы кунаклар арасында “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров та булган. Суворов училищесын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен ул, “Казан Суворов хәрби училищесына – 80 ел” истәлекле медале белән бүләкләнгән.  Бу истәлекле медальгә Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә лаек булган.

“Казан Суворов хәрби училищесына – 80 ел” истәлекле медале тапшырылган олы шәхесләр арасында карендәшебез, җырчы һәм педагог Александр Игнатьевның да булуы – горурлык.

Татарстанның атказанган артисты Александр 2021 елдан Казанның Суворов исемендәге хәрби училищесында музыка буенча өстәмә белем бирүче педагог булып эшли. Биредә белем алучы суворовчыларга ул хәрби-патриотик җырлар өйрәтә. 5нче-11нче класслардагы суворовчылар арасыннан җырга сәләтле булганнарын җыеп, хор да оештырган. Хорга йөрүче иллегә якын бала хәрби-патриотик җырлар да, заманча эстрада көйләре дә өйрәнәләр. Ватан сакчылары көне, Коры җир гаскәрләре көне кебек профессионал бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган концертларда чыгыш ясыйлар. Сугышчы-интеранционалистлар, Ватан сакчылары, Һава-десанты гаскәрләре көннәрендә һәм башка бәйрәмнәрдә катнашалар. Ил күләм төрле онлайн-конкурсларда призлы урыннар алып, дипломнар белән бүләкләнәләр. Александр Игнатьевның бу тырышлыгын Суворов хәрби училищесы җитәкчелеге дә тиешле бәяли. Аңа училище начальнигы Валерий Миронченконың Рәхмәт белдерүе дә шул хакта сөйли.

“Казан Суворов хәрби училищесына – 80 ел” медале тапшырылу уңаеннан, Александр үзе:

“80 лет Казанскому Суворовскому военному училищу” медале – минем өчен гомерем буе горурланырлык истәлекле бүләк. Хезмәтемне югары бәяләү дип кабул итәм”, – дип шатлыгы белән уртаклашты.

Фото: Владимир Васильев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев