Иске Зәйдә маскировка челтәре үрүчеләр төркеменә бер ел
Ел дәвамында Иске Зәй яшьләр үзәгенең “Макраме” клубына йөрүче волонтерлар, махсус хәрби операция зонасына 231 маскировка челтәре үреп җибәргәннәр.
Волонтерларны сөенечле вакыйга уңаеннан район җитәкчелеге дә тәбрикләгән. Алар шулай ук госпитальдә ятучылар өчен матраслар, эчке киемнәр дә тегәләр, халыктан җылы юрганнар җыеп хәрбиләргә озаталар.
Кыр шартларында күселәр күп булу сәбәпле, аларга каршы тору чараларын да алып, махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.
«Хәрбиләргә ничек булса да булышыйк, ярдәм итик дип йөрибез монда. Коллективка да ияләндем, кечкенә гаилә кебек без», — дип сөйли Анна Карпова.
Бу төркемдәгеләр бар эшне үзләре башкара: кисәләр, ясыйлар, тегәләр. Соңыннан әзер маскировка челтәрләрен төреп, шәһәрдәге гуманитар ярдәм җыю пунктларын илтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев