Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыда «Карга боткасы» бәйрәме үтте

Язны каршы алуга багышланган бу бәйрәмнең тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Аның нигезенә игенчеләрнең еллар имин килсен, киләсе уңышлар мул булсын дигән теләкләре салынган.

“Карга боткасы” – элгәредән килә торган бәйрәмнәренең берсе. Ул – язны, җәйне каршы алу, табигатьне олылау, саф һавада күңел ачу һәм тагын бик күп максатларны берләштерә. Шуңа күрә, кара каргалар килгәч, халык бәйрәм оештыра. Бәйрәмнең төп сые, әлбәттә «карга боткасы». Мөслим районының Яңа Усы авылында да карга боткасы пешерделәр. Олысы да, кечесе дә тәмле ботка, күкәй ашарга табигатькә чыкты.

“Елдагычадан аермалы буларак, быел «Карга боткасы» бәйрәме үзенчәлеклерәк узды. «Гаилә елы» кысаларында бәйрәмгә һәркем үз гаиләсе белән килде.  Гаилә эстафеталары, җитезлектә, тапкырлыкта ярышлар уздырылды. Җырулар җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм  учак ягып, казанда пешкән тәмле ботканы ашау белән тәмамланды”,– дип хәбәр иттеләр Яңа Усы мәдәният хезмәткәрләре.

 

 

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев