Һава торышында нинди үзгәрешләр көтелә?
Хәбәрләр

Һава торышында нинди үзгәрешләр көтелә?

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы бозыла.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 29 октябрьдә төньяк циклон яңгыр, юеш кар алып киләчәк.

Һава температурасы асылда үзгәрми: көндез 0…+5 булса, төнлә –4…+1 градус. Якшәмбе – 30 октябрьдә бөтен республика күләмендә һава торышы начараю көтелә. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +2…+7 градус, төнлә –2…+3 градус күрсәтәчәк. Киләсе атна башында җепшек кар явасын, юлларда бозлавык буласын фаразлыйлар. Һава температурасы –1…+4 градус чикләрендә тирбәләчәк.

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Ватаным Татарстан
Фото:РИА Новости

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев