Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк

Коры һәм эссе һава торышы Татарстанда алдагы көннәрдә дә сакланачак.

Температура фонының алга таба тагын да күтәрелүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Бу атнада, 7-9 июльдә, көндез һава температурасы +29..+35 градуска кадәр күтәреләчәк. 7 һәм 8 июльдә төннәрен +14..+20, ә 9 июльдә +17..+22 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 10 июльдә, республиканың көнбатыш өлешенә атмосфера фронты якынаячак, ул үзе белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар алып килергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17..+22, көндез исә +28..+33 градус (көнчыгышта +36 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 11 июльдә, кыска вакытлы яшенле яңгыр яву ихтималы саклана. Көндез республиканың көнбатышында һава температурасы +24..+29, ә көнчыгышта +30..+35 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев алдагы декадада 30 градуска кадәр эссе булачагы хакында кисәткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев