Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотолар тарихыбызны сөйли

1967 елда Зәй районының Кабан Бастырык авылында Мәйданнан соң (Кабанда (халык телендә Кабан дип әйтелә, Бастырык сүзе язганда гына кулланыла) төшкән фото.

Хатын-кызлар бөтенесе дә алъяпкыч бәйләп (кайбер ирләр дә түштән үк калын кара алъяпкыч бәйли иде безнең авылда), яулык бәйләп, чөлкә киеп йөриләр иде, без, кызлар да яулык бәйләп, чөлкә киеп йөри идек, алъяпкычны өйдә, урамда бәйләп йөрмәдек, мәктәптә укыганда кызларның барыбызның да коричневый төстәге форма күлмәк, ә түше, канатлары белән күбрәк ак алъяпкыч бәйли идек, кара алъяпкыч та бар иде, анысы мәктәпкә көндә кия торганы. Форманы киеп йөрү, кызыл галстук бәйләп йөрү, чәчне үреп йөрү (чәчне тарапып йөрү тыела иде), малайларга чәч алдырып йөрү мәҗбүри иде. Без яшәгәндәге бик күп нәрсәләр үзгәреп бетте инде, киемнәр дә, киенү дә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә, томыш та, кешеләр дә... Яхшы ягы да бик күп, безгә аңлашылмый торган җирләре тагын да күбрәк тоела...

Редакциягә фотоларны Анастасия Шәймарданова жибәрде.

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотосурәтләр көтеп калабыз. Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Фотоларны редакциягә 89172509795 номерына (Ватсап аша) җибәрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур фотография , Анфиса эбием дэ , этием дэ, Коля дэдэй Галя жинги белэн бергэлэп сабан туе чыккан Чаклары