Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Денис Михайлов: «Кечкенәдән «Бәрмәнчек»нең моңлы тавышларын тыңлап үстем»

«Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамблендә яңа солист.

Туган тел, туган җир, халык җырлары, әкиятләре, гомумән, халык авыз иҗаты, аның йола-гадәтләре һәм традицияләре, тарихы, мәдәнияте – барысы да милләтнең йөзен ачучы, кешенең кем икәнен белдерә торган күрсәткечләр. Шуңа күрә дә кечкенәдән без болар белән танышабыз, әби-бабаларыбызның әкиятләрен, табышмакларын, мәкаль-әйтемнәрен, әниләребезнең бишек җырларын тыңлап үсәбез, көндәлек тормышыбызда аларны кулланабыз, зур игътибар бирәбез. “Бәрмәнчек” ансамбленең яңа солисты Денис Михайлов та милли мирасны тоеп үскән. 

– “Бәрмәнчек”кә килеп эләгүемнең тарихы Питрауның “Керәшен чибәре” конкурсына барып тоташа (Денис Михайлов “Керәшен чибәре – 2022”нең алып баручысы булды). Эльмира Вафичевна белән сценарий өстендә эшләгәндә, ул миңа җырлап күрсәтергә тәкъдим итте. Тыңлаганнан соң, биетеп тә карадылар. Алар белән эшләргә теләгем булу-булмавы хакында сорадылар. Хыялым иде бит ул – “Бәрмәнчек”тә эшләү. Кечкенәдән аларның моңлы тавышларына сокланып, җырларын тыңлап үстем. Шул ансамбль солистлары белән бер генә булса да җырлап карыйсым килә иде, – дип, балачак хатирәләре белән уртаклашты Денис Михайлов.

9 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясендә "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбленең "Туганаем – асыл бизәгем" дип исемләнгән яңа концерт программасы күрсәтелде. Әлеге чарада Денис Михайловның беренче тапкыр, ансамбль солисты буларак, зур сәхнәдә чыгыш ясавы булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев