Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәчәкләр – тормыш бизәге

Чәчәккә күмелгән бакчаларга игътибар итми узучылар бик сирәктер.

Авылда күп итеп мал-туар асрау, көндәлек йорт эшләре белән шөгыльләнү гадәти хәл. Болардан тыш, карендәшләребез арасында чәчәк үстерергә яратучылар да бик күп.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Евдокия Никитиналарның бакчасы, йорт тирәсе төрле чәчәкләргә күмелеп утыра.  Чәчәкләр үстерү аның яраткан шөгыле.

“Чәчәкләр яратмаган, аларны өйдә, бакчада үстермәгән хатын-кызлар сирәктер. Авыл йортларының ишегалларын, шау чәчәктә утырган бакчаларын күреп, күзләр сөенә. Аларның күбесе җәй буе чәчәк атып утыра”,– диде ул.

 

 

Кукмара районының Үрәсбаш авылында гомер итүче Любовь Павлова да чәчәкләрен фотога төшереп безгә җибәрде.

 

“Чәчәкләр – тормыш бизәге. Кечкенәдән чәчәкләр яратам мин. Нинди чәчәк үстерсәм дә сөенәм. Чәчәкләр белән беррәттән, башка төрле бакча эшләрен дә яратып эшлим. Кыскасы, бакчада эшләгәндә ял итәм мин. Өйдә дә гөлләрем шактый минем. Алар чәчәк атканда күзгә ял бирә кебек”,– дип гөлләренә сокланып сөйләде ул да.

Шулай ук, Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Екатерина Яковлева да чәчәкләре фотосы белән бүлеште.

“Авыл җирендә эш күп. Барысына да өлгерәсе килә. Шулай да ел саен ишегалды тутырып чәчәкләр утыртырга тырышам. Язын табигать уяна, яшәрә, бик матур. Илебез тыныч, көннәребез уңышлы булсын”, – ди ул да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев