Бу атнада Татарстанда суыта
Хәбәрләр

Бу атнада Татарстанда суыта

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, һава температурасы төнлә 20 градуска кадәр төшәчәк.

Алдагы көннәрдә аз гына кар-буран күзәтеләчәк. Среда – 15 февральдә көндез –4…–9, төнлә –7…–12 градус көтелә. Четверг – 16 февральдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –2…–7, төнлә –9…–14 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, пятница һәм суббота – 17–18 февральдә урыны белән аз гына кар булырга мөмкин. Көндез һава температурасы  –5…–10 градус чикләрендә тирбәләчәк. 17 февраль төнендә  –9…–14, 18 февраль төнендә 15–20 градуска кадәр суытачак.

ВТ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев