Бакалының Килеево авылындагы Изге Троица чиркәвендә ел саен Тройсын бәйрәме билгеләп үтелә.
Быел бәйрәм 23 июньгә туры килде . « Без Умирово авылы кешеләре дә бу бәйрәмдә катнаштык.

Чиркәүдә келәү иткәннән соң, барлык катнашучылар өчен бәйрәм концерты оештырылды, анда безнең авылның «Сөнекәй» керәшен халык ансамбле дә катнашты.

Бәйрәмдә уен-көлке, матур җырлар башкарылды. Кунаклар өчен чәй эчү оештырылды. Бик күңелле узды»,- дип язды мәдәният йорты хезмәткәре Ирина Маркова.

Фотолар Ирина Марковадан.
Нет комментариев