Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыклы авылындагы Петр һәм Павел апостоллар храмында Престол бәйрәме уздырылды

12 июльдә, Петр и Павел апостолларны искә алу көнендә, Түбән Кама районының Балчыклы керәшеннәре чиркәүгә, престол бәйрәменә җыелдылар.

Бәйрәм литургиясе Түбән Кама округы благочинные протоиерей Александр Колчерин җитәкчелегендә уздырылды. Аңа Балчыклы чиркәве настоятеле иерей Вячеслав Федоров белән диакон Мефодий (Копьев) ярдәм иттеләр. Келәү чиркәү-славян һәм чиркәү-керәшен телләрендә алып барылды. Чиркәү җырлары Балчыклы приходының регент Мария Федорова җитәкчелегендәге хоры тарафыннан башкарылды.


Литургиядән соң, Покровский округы благочинные протоиерей Виталий Кузьмин җитәкчелегендә, тәре йөреше оештырылды. Приход керәшеннәре күрше Келәтле авылының Петр һәм Павел апостоллар истәлегенә яңартып төзелгән чишмә комплексына кадәр бардылар. Чишмә янында Покровский һәм Түбән Кама благочиниеләре клирклары иман укыды.

Бу көнне Балчыклы авылы халкының бәйрәм шатлыгын Түбән Кама җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова белән оешманың идарә члены, меценат һәм Балчыклы халкының ныклы терәге Юрий Иванов та уртаклаштылар. 

Петр һәм Павел храмының совет чорына кадәрге тарихына һәм хәзергесенә багышлап, авыл клубында аның җитәкчесе Надежда Анисимова тырышлыгы белән оештырылган фото күргәзмәне дә халык яратып карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев