Атна уртасында кыска вакытлы салкыннан соң Татарстанда җылытачак.
15 һәм 16 мартта республика антициклон перифериясендә булачак. Якын атмосфера фронты аркасында 15 мартта урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булачак. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда 17 һәм 18 мартта кайбер урыннарда катнаш характердагы кечкенә явым-төшемнәр булырга мөмкин. 17 март көнне һава температурасы төнге сәгатьләрдә -1дән +3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 18 март көнне температура фоны тагын түбәнәйәчәк: төнлә -2дән -7 градуска кадәр һәм көндез +1дән +5кә кадәр булыр дип көтелә.
ТИ
Нет комментариев