Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Давыдова һәм Марина Карпова «Кәмит Җәвит»тә кунакта булганнар

Бу хакта кызларның үзләреннән сораштык.

7 ноябрь көнне "Ямьле" төркеме солисты, "Кряшен чибяре-2014" Алина Давыдова белән Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова ТНВ "Яңа гасыр" телеканалында кунакта булганнар. Төгәлрәк әйткәндә, кызларны Җәвит Шакировның "Кәмит Җәвит" комик тапшыруы съемкаларына чакырганнар.

Шулай ук, тапшыруда "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең артистлары – Ольга Бачкова, Денис Михайлов, Илнур Әхәтов, Венера Сәдриева да катнашканнар.

– Питрау хатирәләрен барладык, җырлап-биеп, уйнап-көлешеп утырдык. Җәвит абый анекдотлар сөйләде. Үзебезнең керәшен көйләрен дә көйләдек. Әл Марина Карпова белән дуэтта "Керәшен кызлары" дигән җырыбызны да башкардык. Тапшыру экраннарга кайчан чыгасы әлегә билгесез. Ноябрь азагы-декабрь башы булыр инде ул, – дип сөйләде Алина Давыдова.

Фото: Алинә Давыдова шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев