Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»да патриотик тәрбия биреләме?

«Айбагыр» этносменасы турында аның координаторы Аида ТУКАЧОВА белән сөйләштек.

– Вожатыйларны нәрсәгә нигезләнеп сайлыйсыз?

– Минемчә дә, иң яхшы вожатыйлар – «Айбагыр»да. Алар бөтен нәрсәне беләләр, кулларыннан бар эш килә. Балаларны еллар дәвамында сыналган, үзебез белгән ышанычлы егетләргә һәм кызларга гына тапшыра алабыз. Дәдәйләр һәм түтиләр үзләре дә кайчандыр «Айбагыр»да ял иткән балалар, мин дә бу лагерьга килә идем. Барыбыз да шушы эшнең «эчке кухня»сын беләбез, күреп үстек. Вожатыйларның һәрберсе ниндидер сәләткә ия. Кемдер уен коралларында уйный, кайсысыдыр бии, рәсем ясый, ә кемнәрдер хәрби-патриотик яктан көчле. Шуңа күрә безнең мастер-класслар да күп.

– Димәк, сездә патриотик тәрбия дә бар?

Лагерьның төп бурычларыннан берсе – патриотик тәрбия бирү. Безнең аерым бер патриотик көн бар, шулай ук, «Зарница» да үткәрәбез. Ул көнне балалар белән илебез тарихы турында сөйләшәбез, викториналар уздырабыз. «Зарница» вакытында һәр отряд үзләренә бер гаскәр төрен сайлый, хәрби киемне дә шуңа туры китереп әзерлиләр. Җырлар өйрәнеп, маршировать итәләр. Бу тематика, аеруча, егетләргә ошый.

ТУЛЫ ЯЗМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев