Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аида Тукачова: «Иң яхшы вожатыйлар — «Айбагыр»да»

Быел «Айбагыр» этносменасы 13нче тапкыр керәшеннәрнең киләчәге булган балаларны үзенә җыячак. Этносмена Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда 23 июльдән — 9 августка кадәр дәвам итәчәк. «Айбагыр» этносменасы турында аның координаторы Аида ТУКАЧОВА белән сөйләштек.

– Аида, быел «Айбагыр»га никадәр бала киләчәк?

– Безнең лагерь 10 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге керәшен балаларына исәпләнгән. Этносмена булганга күрә, без керәшен мәдәнияте, йола-гадәтләре белән таныштыруга зур урын бирәбез. Шуңа күрә, әлбәттә, керәшен балалары күбрәк булачак. Узган ел путевка бәяләре кинәт артып китте, күп кеше аптырашта калды. Алар нәрсәдер хәл иткәнче вакыт узды, шунлыктан, лагерьга башка милләт балалары да килде. Шулай да, 70 проценты керәшеннәр иде. Ә бу җәйдәге сменага гаризалар кабул итү әле башланган гына булса да, инде 100дән артык бала язылды, бу – бик әйбәт, әмма шунысы кызганыч, бездә 78 генә урын, шуңа күрә сайлап алырга туры киләчәк. Әлбәттә, беренче чиратта, керәшен балалары кабул ителәчәк.

– Башка милләт, әйтик, татар, рус балаларына ял итү өчен «Айбагыр» туры киләме?

Әлбәттә. Узган ел башка милләт балалары да булганга күрә, без шушы сорауны үзебезгә дә биргән идек. Ял итүчеләрне аермыйча, барысын да керәшен культурасы белән таныштыру ягында без. Максат – башка милләтләрне үзебезнең йола-гадәтләребез, мәдәниятебез белән таныштыру, чөнки кайбер балалар керәшеннәрне белмәскә дә мөмкиннәр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балаларыбызга бу юнәлеш ошады. Беренче чиратта, бу проектның төп максаты керәшен балаларын җыеп, алар белән бергә эшләп, керәшен традицияләрен саклап калу булса, башка милләт балалары арасында керәшеннәре таныту да яхшы, дип уйлыйм. Безнең команда сменада гел керәшен балалары гына булмавына уңай карый.

– Быел «Айбагыр»да ял итүче балаларны нинди яңалыклар көтә?

Һәрвакыт үзебезнең тарихка басым ясыйбыз. Керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән бәйле чараларны да онытмыйбыз. Бәлки безнең “фишка”быз да шундадыр. Күп ата-аналар балаларының җәйге каникулда да фән нигезләрен үзләштерүне дәвам итүләрен телиләр. Әмма кайберәүләр рухи тәрбиягә өстенлек бирә. Безнең программага һәр ел ниндидер яңалыклар кертелә, узган сменада без керәшен җырчыларын, эстрада йолдызларын чакырган идек. Бу очрашуларны традициягә әйләндерербез, дип уйлыйм. Быелгы яңалыклар әлегә сер булсын. Шунсы хак, балаларга һәр елдагыча барысы да ошаячак.

– Ата-аналар иң кадерле кешеләрен – балаларын 18 көнгә сезгә тапшырачаклар. Балалар иминлеген тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнелә?

Һичшиксез, без балаларның иминлеген беренче урынга куябыз. «Мирас-Наследие» этнолагеренда моның өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Территориягә сак посты аша гына кереп була. Чит кешеләрне кертмиләр, балалар да моннан чыгып китә алмый. Һәр почмакта – камера, тәүлекнең 24 сәгатендә дә сак хезмәтендәгеләр камералардан барысын да җентекләп карап торалар. Сменада шәфкать туташы гына түгел, психолог та эшли. Балалар һәрдаим лагерь хезмәткәрләренең күзәтүе астында. Шулай ук, безгә кунаклар буларак МЧС хәзмәткәрләре дә килә. Алар балаларга төрле очракларда кирәкле иминлек кагыйдәләре турында сөйлиләр. Һәм, әлбәттә, безнең вожатыйлар. Алар һәрвакыт балалар белән. Төнлә дә аларның иминлекләре өчен кайгыртып, бүлмәләрне тикшереп йөриләр. Малайларны – дәдәйләре, кызларны түтиләре карап тора. Шушы 18 көндә вожатыйлар отрядтагы һәр баланы үз энесе һәм сеңелесе урынына күрә.

– Вожатыйларны нәрсәгә нигезләнеп сайлыйсыз?

– Минемчә дә, иң яхшы вожатыйлар – «Айбагыр»да. Алар бөтен нәрсәне беләләр, кулларыннан бар эш килә. Балаларны еллар дәвамында сыналган, үзебез белгән ышанычлы егетләргә һәм кызларга гына тапшыра алабыз. Дәдәйләр һәм түтиләр үзләре дә кайчандыр «Айбагыр»да ял иткән балалар, мин дә бу лагерьга килә идем. Барыбыз да шушы эшнең «эчке кухня»сын беләбез, күреп үстек. Вожатыйларның һәрберсе ниндидер сәләткә ия. Кемдер уен коралларында уйный, кайсысыдыр бии, рәсем ясый, ә кемнәрдер хәрби-патриотик яктан көчле. Шуңа күрә безнең мастер-класслар да күп.

– Димәк, сездә патриотик тәрбия дә бар?

Лагерьның төп бурычларыннан берсе – патриотик тәрбия бирү. Безнең аерым бер патриотик көн бар, шулай ук, «Зарница» да үткәрәбез. Ул көнне балалар белән илебез тарихы турында сөйләшәбез, викториналар уздырабыз. «Зарница» вакытында һәр отряд үзләренә бер гаскәр төрен сайлый, хәрби киемне дә шуңа туры китереп әзерлиләр. Җырлар өйрәнеп, маршировать итәләр. Бу тематика, аеруча, егетләргә ошый.

– Балалар өчен туклану мәсьәләсе дә соңгы урында түгел бит.

– Безнең сменаны поварлар да ярата, чөнки балалар ризыкны һәрвакыт мактый-мактый ашыйлар, өстәмә дә алырга мөмкиннәр. Көне буе урамда, туктаусыз хәрәкәттә булгач, аларга энергия күп кирәк. Биредә меню да шуларны исәпкә алып, бала организмына кирәкле матдәләр керерлек итеп төзелгән. Көненә 5 тапкыр, зур порцияләр белән ашаталар.

– Священниклар белән очрашу каралганмы? Чиргә әйләнгән гаджетка бәйлелектән аерып буламы балаларны?

Күбесе керәшеннәр булса да, бездә татар балалары да ял итә. Шулай булгач, йола-гадәтләр, мәдәният турында сөйләшсәк тә, дингә кагылганыбыз юк. Шулай дөресрәк булыр шикелле, тоела. Ә телефоннарга, планшетларга килгәндә, монда без «бабайлар методы»н кулланабыз. Смена башында телефоннарын җыеп алабыз, якыннары белән сөйләшергә кирәк булганда гына биреп торабыз.18 көндә балаларның башлары интернеттан ял итәргә тиеш. Бу иминлек ягыннан да мөһим, гаджетлар югалырга, ватылырга мөмкин, андый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, телефоннар – вожатыйларда, сейфта. Ә шулай да программада интерактивлык та каралган, мастер-классларда да электрон экран белән эш ителә.

– Лагерьга керәшен балаларын тагын да күбрәк тарту өчен нәрсәләр эшләнелә?

«Айбагыр»ның халык арасында абруе зур. Менә инде 13нче ел без бөтен шартлар да тудырылган, барысы да яхшылап уйланылган һәм  рухи яктан бай этносмена уздырабыз. Бер үк балаларның безгә ел саен килергә теләүләре шуны раслый, безнеңчә, бу – яхшы күрсәткеч. Бездә примитив чаралар, дискотекалар гына оештырылмый, ә бар көчебез балаларга рухи азык бирүгә юнәлтелә. Мастер-классларның күп уздырылуы, заманча кампус, танылган кунаклар – болар барысы да балаларны да, аларның ата-аналарын да кызыксындыра. Һәм, иң мөһиме, сменадагы мохит: бездә бары тик җылы, дустанә мөнәсәбәтләр. «Айбагыр»да танышкан балалар үзләренә гомерлек якын дуслар да табалар.

– Яңа смена эшендә уңышлар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев