Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильева: «Керәшен туе үткәрү турында сорап килүчеләр шактый»

Аграфена Васильева — артист, алып баручы, тамада. Шул ук вакытта ул күрәзәче, дәвалаучы да.

Аграфена Васильева уздырган керәшен туйлары җола кушканча, әти-әнидән бәхиллек алу белән башланып китә. Ипи тешләтү, бал мичкәсе ачтыру, бирнә тапшыру кебек йолалар үтәлә.

— Әүвәлрәк керәшен туйлары атналар буе бара иде. Хәзер инде 6 сәгатькә яраклаштырып, заманчарак үткәрәбез. Банкетларны элекке керәшен туйлары турында кыска гына булса да аңлатмалар бирә-бирә алып барам. Кәбен койдырасы яшьләргә алдан ук бистәр чигәргә кушам. Чиркәүгә үзләренең шул кул эше белән барырга киңәш итәм. Балаларга әти-әниләреннән бәхиллек алдырып, ипи тешләтәм, бал мичкәсе ачтырам. Хәзер киленнең бирнәсен күрсәтү йолалары да икенче планга күчеп бара. Элек бирнә итеп сандык ачкычын тапшыра торган булганнар. Ә ул тәре бистәрләре, тәрәзә кашагалары, чаршау, түшәк җәймәләре, мендәр тышлары белән тулы була иде.

Керәшен туе үткәрү турында сорап килүчеләр шактый. Бу кешеләргә андый туйның нинди булуын аңлатам, рестораннарда болайрак итеп үткәреп була, дип киңәш бирәм. Борынгы җолаларны һәм гадәтләрне саклап калу өчен берәр чара оештырырга кирәк. Бу бер генә кеше кулыннан килә торган эш түгел. Барыбыз бергә алынсак, күп нәрсәне әле саклап кала алачакбыз әле. Шуңа күрә җолаларны һәм гадәтләрне җаңартып, халыкка кайтарып бирергә кирәк. Мәдәниятебез һәм сәнгатебез яшәгәндә генә керәшенлекне саклап калып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев