100 еллык тарихы булган көнкүреш кирәк-ярагы
Әлеге тарихи әйберләр Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында саклана.
Асылмалы лампа. 1960 еллардагы куыклы ул лампаны махсус элгеч ярдәмендә түшәмгә асып куйганнар. Өчле, җиделе, унлы лампалар булган. Шул лампа яктысында кич утырганда кызлар чигү чиккәннәр. Лампа өчен керосинны якты күздә әзерләп куя торган булганнар.
Ярма ташы. Ул 1920 елда ясалган. Аның ярдәмендә бодай, арыш, борай һәм башка төр культураларны ярдырганнар. Ул гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән. Ярма ташын башка төрле әле кул тегермәне дә диләр. Хәзерге вакытта аны зур куәткә ия тегермәннәр алыштырган.
Ышкы һәм ыргак. 1930 еллардагы бу эш коралларыннан ышкы киселгән агачлардан кайрыны сыдырып алу өчен кулланылган. Ыргак арбага төялгән печән йөген ишелеп төшмәслек итеп ныгытып кую өчен кулланганнар. Ыргакның бер башына бау бәйләп, печән төялгән ухалланы, трактор арбасын уратып алып, бәйләгәннәр.
Җилпуч. 1905 елда ясалган бу җилпучка он иләгәннәр. Иләгәндә он як-якка чәчелмәсен өчен, аны җәенке формада ясаганнар.
Табагач. 1905 елгы табагач пичкә таба тыгу-алу өчен файдаланылган. Табагачның озын сабындагы сырларның үз сере бар. Элгәре вакытларда күрше-тирәдән бурычка ипи алу гадәте булган. Бирәчәк бурычны онытмас өчен, аңа сыр уеп куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев