Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Капитоновларда керәшенчә каз өмәсе узган

Халыкта бик күп төрле йолалар элгәредән бүгенгә кадәр сакланып килгән. Шундыйларның берсе – “Каз өмәсе”.

Әлеге йола көз айларында каз-үрдәк асраган күп өйдә узырыла.

 Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында Капитоновлар гаиләсендә бу көннәрдә бәйрәм булды. “Үрдәкләребез бик зур булдылар. Күршеләр, туганнар белән бик тату яшибез. Зур эшләрне күмәк эшлибез.  Үрдәк өмәсен дә шулай җыелып башкардык. Эшкә уңган апаларыбызның җитезлегенә сокланып туялмыйсың! Без үрдәк-казны кайнар суга салып 2 минут пешеклибез. Элгәредән калган шундый йола бар: кошны кайнаган суга салгач, 120 гә кадәр санарга кирәк, без дә шулай эшләдек. Яшь вакытларны искә төшереп, матур итеп җырлый-җырлый йолкабыз. Арабызда аш – су остасы үрдәк боткасы, бәлеш пешерү серләре белән дә бүлеште. Башланган эшебез тәмамланганны сизми дә калабыз. Үрдәкнең бар өлешен дә әйбәтләп эшкәрттек. Рәхәтләнеп ял итеп, җырлап, тәмле аш, мәтрүшкәле чәйләр эчкәннән соң, өйләргә кайтабыз”, – дип сөйләде йорт хуҗабикәсе Гүзәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев