Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым жондозы» конкурсының дүртенче зона туры җиңүчеләре билгеле

24 ноябрь көнне Кукмарада «Туым жондозы — 2024 » керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең Кукмара зонасы сайлап алу туры узды. Монда Кукмара, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Саба районнары катнашты.

Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы белгече Павел Александров, «Кряшен чибяре» титулы иясе, «Питрау «үрнәк балалар ансамбленең экс-солисты» Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова эшләде.

Җиңүчеләрнең исемлеге

III дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Мамадыш районыннан Виктория Чебышева.
«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Мамадыш шәһәреннән «Карендәшләр» балалар керәшен фольклор ансамбле.
«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Мамадыш районыннан Анжелина Апушева.
«Аутентик вокал» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Алабуга шәһәреннән Анастасия Иванова. 
«Халык җырының заманча интерпретациясе» (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Әнвәр Гадиев.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Анисия Анисимова.
«Фольклор-этнографик коллектив» (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Арҗаклар» ансамбле.
«Фольклор-этнографик коллектив» (12-17 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Тәңкәләр» фольклор ансамбле.
«Фольклор-этнографик коллектив» (12-17 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Мөлзәкә» фольклор ансамбле.

II дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Зәлия Мөхәметшина.
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Кира Григорьева.
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Софья Иванова.
«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Мамадыш районыннан Арина Трушова.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Илназ Гыйлметдинов.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Иляс Исламов.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Алмаз Харисов.
«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Туганайлар» ансамбле.
«Халык җырының заманча интерпретациясе» (12-17 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Ләйсән Сөләйманова.
«Халык җырының заманча интерпретациясе» (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Инсаф Габидуллин.

I дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) — Мамадыш районыннан Альбина Мукашева.
«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Менделеевск районыннан Яна Шалаумова.
«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Алевтин Герасимов.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Зоя Николаева.
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) — Алабуга районыннан Регина Воронова.
«Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) — Богдан Андреев.
«Халык җырының заманча интерпретациясе» (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Лидия Михайлова.
«Халык җырының заманча интерпретациясе» (18-35 яшьлекләр) — Кукмара районыннан Эдуард Асапов.
«Фольклор-этнографик коллектив» (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Тәңкәләр» ансамбле.
«Фольклор-этнографик коллектив» (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Бөрлегәнем» коллективы.
«Фольклор-этнографик коллектив» (5-11 яшьлекләр) — Кукмара районыннан «Ялкын» коллективы.

Кукмара районыннан Ева Николаева, Валерия Дмитриева — "Этник традицияләрне саклаганы өчен"; Оксана Сафарова — "Иң яхшы этник костюм"; Замира Галиева катнашучы Дипломы; Мамадыш шәһәреннән Айсылу Салаватуллина "Артистизм өчен" Дипломы белән бүләкләнделәр.

«Туым Жондозы» конкурс-фестивале керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру, толлерантлыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла торган бу конкурста 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша.

Беренче зона ярышы 17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә узды. Монда Чистай һәм Түбән Кама районнары көч сынашты.

Икенче сайлап алу туры 20 ноябрь көнне Казанда узды. Казан, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары катнашты.

Өченче сайлап алу туры 22 ноябрь көнне Әлмәт районының Кәләй авылында узды. Монда Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары катнашты.

Конкурсның соңгы, бишенче сайлап алу туры 1 декабрь көнне Кайбыч районында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев