Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туй җырлары

Кр. Баран авылында Марина, Степан Ивановлар һәм аларның кызлары Мария Бәшировадан язып алынган

Казаки бауларым күк төймә.
Күк төймә лә түгел каптырма,
Кияү канатым, сиңа әйтәм.
Үзеңнән бүтәнгә лә калдырма.
Табакай табада ла борчак
Чәчми генә түкми ашагыз
Безнең кызыбыз сезгә кала
Какмый гына сукмый асрагыз.

Ай-ли, шау нарат, шау нарат.
Нигә шаулый икән бу нарат?
Шауламас ие бу нарат,
Аерыла бездән бер канат.

Урындыкларым, әй, алмалы
Утырмаган кеше калмады;
Кызларыбыз матур булгач,
Сокланмаган егет калмады.

Канат очына кер тиермәм
Канат очым алсуга күрә;
Без кызыбызны сезгә бирдек,
Нәселегез асылга күрә.

Ике җирән атыгыз,
Аның берсен безгә сатыгыз;
Киявегез ошарлык булмаса
Кызыгызны алып кайтыгыз.

Иртә генә торып тышка чыксам,
Мыжылдыйлар байның кортлары
Алтын гына капка, көмеш койма
Шушы микән кода йортлары.

Ишек алдында бер кискә
Кисеп кенә алдым бер мичкә;
Китәселәребез бер дә килми.
Калдырырсыз микән бер кичкә.
Биеккәй лә тауның башыннан
Алтын балдак таптым әләли,
Алтын балдак табу бер ни түгел
Бер туй итүләре әллә ни.

Ачыла кибет, ай, ачыла
Башыгызга бирнә ябыла,
Кияү акчалары килеп кергәч,
Бирнәләре аның табыла.

Алтын да ла микән, көмеш тә микән
Безнең кодаларның баскычы?
Кодагый канатым, кил каршыма,
Шушымы чемодан ачкычы?

Ай, килдек без, килдек без,
Иделләрне кичеп килдек без;
Иделләр кичеп, юллар кунып.
Кыз озатырга ла килдек без.

Ай-ай диләр, ай-ай диләр,
Чемоданның эче тар диләр.
Чемодан эче тар булса да.
Кодаларның малы бар диләр.

Тар булса да өмет бар диләр
Тагын әле бер күркәсе бар диләр.

Ишегалларым ла, ай, каралты,
Каралты ла эләре калмады,
Сез кодаларны көтә-көтә.
Ике күзләремне кан алды.

Җиңсез туннарыма жиң куйдырдым
Утлый гына җанган дарайдан.
Сез кодаларым да килгәчтен,
Сикереп төштем биек сарайдан.

Кара сыерларның мөгезен
Каерып алырга ла килдек без;
Әнкәсеннән генә бәбкәсен
Аерып алырга ла килдек без.

Зәңгәрле лә ыштан, зәңгәр ыштан,
Аның арасына ак кушкан;
Безне генә Ходай сөеп кушкан.
Аермасын иде лә бер дошман.

Ай-ай, ашык без, ай-ай ашык
Ашлар ашый торган кашык без;
Шушы туйларның ла барышында
Алдан йөри торган башлык без.

Ак оннардан – ак оннардан
Атларын булса шундый булсын,
Аның арт аяклары ак булсын.
Җырларны белеп жырламасак та
Аргыш булуыбыз хак булсын.

Ай-ай, ай, диләр, ай, диләр,
Безнең кодаларны бай диләр;
Идән асларында сигез мичкә
Серкәләгән балы бар диләр.

Чәчләремне биштән үрер идем,—
Чәчен биштән үргән димәсләр,
Сезнең өчен генә үләр идем,—
Сезнең өчен үлгән димәсләр.

Сызгырадыр елан, ай, сызгыра.
Саздагы ла сары бака өчен;
Туганайлар, сезгә мин әйтәмен,
Ташлашмыек алла хакы өчен.

Биеккәй тауның, ай, башында
Жир җиләге тездем тезләнеп;
Сез туганнардан аерылгач,
Минем жаннар җөрер эзләнеп.

Биеккә тауның, ай, башына
Шәлчедән кибән кем кунган;
Ашыек, эчиек без, туганнар,
Ашам-эчемнәрдән кем туйган.

Туп-туп та баскан туры атның
Су җыела баскан эзенә;
Ышанам, туган, мин үзеңә
Ташламам дигән сүзеңә.

Туп-туп баскан туры атым
Урта юлларына бер баса;
Бу илләргә ничек килер ием,
Сез туганнарым булмаса.

Урман ди буйлары имәнлек
Имәнлек буйлары игенлек;
Ул ди игеннәрне бергә игиек,
Гомерләргә бергә йөриек.

Ак оннардан камыр ла издермәм
Издерсәм дә кешегә сиздермәм
Җанымнан да якын туганнарны
Үзем үлмиенчә биздермәм.

Ишек алларым таслы үлән,
Таслы үләннән килмә, юлдан кил!
И туганкаем, сина әйтәм:
Сагындырып килмә, ел да кил.

Яшел лә чирәм өстеннән
Тек-тек басып килә ак куян;
Син туганнарым килер дип
Өлешеңне аерып куям.

Көмеш тә йөзек койдырдым
Чынкай гына көмеш акчадан.
Сез туганнарны эзләп таптым
Алмалары пешкән бакчадан.

Агыйделкәйләрнең лә күбеген
Жыеп кына алдым бер уймак:
Сез туганнарны эзләп таптым
Сакраларга чыгып бер буйлап.

Су буйларына төшәр ием
Су тавышы тезелгән чакка:
Туганнар янына барыр ием
Ач үзәгем өзелгән чакта.

Сандугачлар булып сайрар ием.
Өй арткынаемда сад булса.
Жаннарымны ярып бирер ием,
Якын итүегез хак булса.

Аклы ла яулыкнын парчасы

һәрбер яулыкларда булсачы

Сез туганнарның нурлы йөзе
Көн дә күз алдымда булсачы.

Кара урманнарны өч әйләндем.
Таянырга терәк талмадым;
Күпләр эзләдем мин, күп сорадым.
Сездәй туганнарны тапмадым.

Өстәл өсләрем лә эскәгер.
Эскәтер өсләре чынаяк,
Чынаяк түгел, чынкай көмеш —
Безнең лә дускайлар шушы, имеш.

Сырга бауларым билдәндер
Алтынчылар коеп биргәндер
Кашларың-күзләрең килгәндер.
Бер Ходаем сөеп биргәндер.

Башымдагы гына ла ак яулыгым
Очып кынай барган кош кеби,
Бу ди ашаганнар, бу эчкәннәр
Йокы арасындагы төш кеби.

Башымдагы гына бүрегемне
Әллә илтерме, дип сорыйлар
Атларын җигеп юлга чыккач
Әллә алпуатмы, дип сорыйлар.

Самауырлар куйдым мин кайнарга,
Чистайлардан килгән байларга;
Сез дускайларны охшатамын
Кечатна көн туган айларга.

Аякларымдагы ла итегемне
Басалмыйча торам таяр дип;
Син ди дускайларым килеп кергәч,
Танымыйча торам бояр дип.

Беләзеккәйләрем сары алтын.
Иптәш, күңелләрең ник салкын?
Иптәш, күңелен салкынлыктан,
Яна йөрәгем ут-ялкын.

Җир җиләге генә җыя-жыя,
Ике җиңнәрем тулды инде.
Сез туганнар белән бер күрешкәч,
Минем күңелләрем булды инде.

Кара урманнарның уртасында
Карчыгалар микән кагынган;
Ычкылыклар тотса, тот исеңдә —
Мин булырмын сезне сагынган.

Гармуным булса уйнар идем.
Әрле дә бирле боргалап;
Матур кызлар булсам, йөрер идем,
Тутый кошлар кебек юргалап.

Беләзеккәйләрем, ай, бөгелми.
Бөгелмәләрдән килгән түгелме?
Сөям дә сөям дип әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә түгелме?!

Туздан башмаклар мин ясаттым,
Икәү генә киеп туздырыйк;
Яшьли генә бергә без кушылдык,
Гомерләрне бергә уздырыйк.

Агыйделләргә без төшәрбез
Колачларны җәеп йөзәрбез,
Йөзүен бергәләп йөзәрбез,
Аерылгач ничек түзәрбез.

Иптәшем, матур буласың
Пустау чикмәннәрең кигәчтен.
— Сөясеңме? — диеп син сорыйсын.
Нигә сөймим җаным сөйгәчтен?!

Синен чәчләрең бигрәк сары,
Алтын кайчы белән кискәнгә;
Синең буйларын бигрәк зифа,
Багалмасы ашап үскәнгә.

Синең чәчләрең кедерә,
Кедерәгә күрә жил өрә;
Синең буйларын бигрәк зифа.
Чакырым җирләрдән күренә.

Кырларга чыктым, кыргый аттым,
Кыр түренә җиткәч тагы аттым;
Бу күрүләремдә бак яраттым.
Тагы да кайчан күрермен, канатым.

Кырларга чыктым, исем китте —
Элмәләрнең ни элгәненә.
Үземә-үзем исем китте
Сезне күреп сөенгәнемә.

Ураккай урдым, зур ат куйдым,
Арасыннан очты карлыгач,
Син карлыгач булсаң, мин сандугач.
Сайрашырбыз икәү сагынгач.

Кара урманнарның, ай, артында
Ишетелә чалгы кайравы;
Сез туганнарның сөйләгән сүзе —
Сары сандугачның сайравы.

Минем якаларымда алты талир,
Алтысы да аның бер манер
Сез туганнар белән күрешергә
Язган икән безгә, и кадыйр.
Миңа әтекәем атлар ла бирде,
Таулардан тауларга йөр, диде.
Мина әтекәем шулай ла әйтте:
«Туйлардан туйларга ла йөр!» —диде.
Кечерәккәй җилән, ай-һай, басма эчле,
Аны кияр кечерәккәй кеше.
Кечкенә лә диеп сез хурламагыз,
Ул ризыклы, дәүләтле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев