Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Алексеевна БАҺАВЕТДИНОВАга – 75 яшь!

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы кызы Тамараны язмыш, бәләкәйдән үк, халкыбызга хас тырышлык, керәшенлеге белән горурлык, киң күңеллелек һәм кешелеклелек сыйфатлары белән бүләкләгән.

Язмыш һәм үҗәтлек аңа үзе җитәкче булып билгеләнгәндә нибары бер җимерек урындыгы булган базарны республиканың үрнәк базар комплексы дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге бирде. Булдыклы бизнес-леди Тамара Алексеевна шул дан-шөһрәттә, Түбән Каманың мактаулы гражданины булып, тыныч кына яши алыр иде.

Әмма карендәшләр әле үз оешмаларын төзү теләге белән янган елларда ук, керәшеннәрне тату олы бер гаиләдәй берләштерү уе аңа тынгы бирми. Нәтиҗәдә, инде 30 елдан артык Тамара Алексеевна Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшеннәре оешмасын үз канаты астында яшәтә. Шуңа да без аны якты көндәге балкыр кояшка, караңгы төнне яктыртыр айга тиңлибез. “Сүрәкә”  керәшен халык фольклор ансмабле дә, шулай ук, шәһәр һәм авыллардагы барлык керәшен ансамбльләре дә Тамара Алексеевнаның һәрьяклы ярдәмен тоеп, халкыбыз культурасын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Алыштыргысыз җитәкчебез Тамара Алексеевнаның киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешеп, сау-сәламәт булып, гаилә иминлегендә, балалар һәм оныклар бәхетенә шатланып яшәвен телибез.

Олы ихтирам белән, Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев