Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бәйрәмнәре кайчан һәм кайларда узачак?

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәмен үткәрү вакытлары билгеле булды.

Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Болыннарда җиләкләр пешеп, тирә-якка кипкән печән исе таралган вакытта Питрау бәйрәмнәре гөрли.

8 июльдә 15.00 сәгатьтә Яңа Чишмә районының Ленино авылында Питрау бәйрәм булачак.

12 июльдә Менделеевск районының — Сәйтәк (17.00), Мамадыш районының — Албай, Сарман районының — Ләке (15.00), Зәй районының — Cарсаз Баграж авылы янындагы Кашка тау итәге (17.00), Тукай районының Мәләкәс (18.00) авылы халыкны Питрау бәйрәменә җыячак.

13 июльдә 18.00 сәгатьтә Кукмара районының Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме үтә.

14 июль көнне Чаллы шәһәре Ипподромында (18.00) һәм Түбән Кама районының Балчыклы, Олы Аты авылларында (17.00) Питрау җыены гөрләячәк.

15 июльдә Балык Бистәсе районының — Шомырбаш (12.00), Мөслим районының — Яңа Усы (14:00), Чистай районының Бахта авыллары керәшенннәре дә Питрау бәйрәме уздырачаклар.

15 июльдә 18.00 сәгатьтә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте юбилей фестивале оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев