Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрь ахырына халык сынамышлары

Халык белми сөйләмәс.

25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән - суыта, тонык икән - җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар - кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.

26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар яңгыр, я кар алып килә.

27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.

28 октябрьдә - аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән - суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса - җил һәм карга ишарә.

29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.

30 октябрьдә яңгыр яуса - кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.

31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр "мөгез" көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев