11 мартта Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Алькино авылында «Халкым минем» дип аталган фестиваль узды.
Фестиваль ел саен үзешчән коллективларны һәм соло-башкаручыларны җыя. Быел ул Россиядәге педагог, укытучы һәм остаз елы эгидасы астында узды.
Самара өлкәсенең Келәүле районындагы Назаровка авылының "Натукай" керәшен җыруы һәм бию ансамбле (җитәкчеләре – Надежда Белякова) җиңүчеләр рәтендә булды. Алар әлеге фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясаганнар."Керәшен кызлары" дип исемләнгән махсус программа да әзерләгәннәр. Керәшен культурасының үзенчәлекләрен күрсәтеп, башка халыкларга җиткергәннәр.
Фестивальдән "Натукай" ансмабле 2нче урын яулап кайткан.
Нет комментариев