Кореяда вафат булган Венераның әнисе: «Төшләремә кер, балам, дип үтендем»
Көньяк Кореяга эшкә киткән 27 яшьлек Венера Сапуринаны дәвалау һәм Татарстанга алып кайтырга теләсәләр дә, анализны көткән арада, кызның гомере өзелә. Аны Мамадыш районының Владимир авылында җирлиләр.
Венера чит илгә өч ел элек китә. Иптәш кызларының барып эшләп кайтканын күргәч, ул да юлга кузгала. Чит телләр белә, кеше белән аралашырга ярата. Бик чая була. Әнисе Маринаның гына кызын бер дә читкә җибәрәсе килми. Тик Венера үзенчә хәл итә. Аэропортка барып җиткәч кенә, мин Кореяга китәм, дип әнисенә хәбәр сала.
«Ул чакта бер дә начар уйламадым инде. Баламның теләгенә каршы килеп, нишли ала идем соң, ризалаштым. Көн дә сөйләшеп тордык. Бар да яхшы иде. «Чит ил паспорты ясата башла, сентябрьдә монда килерсең дә аннары бергә кайтып китәрбез», — диде кызым. Тик язмыш башкача хәл иткән икән», — ди Марина апа.
Соңгы тапкыр кызы белән 7 июньдә сөйләшә алар. Ә инде 8 июнь иртәсендә Марина апага шалтыратып, кызыгыз үлем хәлендә, күреп калырга килегез, диләр.
«Анда безнең кебек кешеләргә, кая барса да, акча кирәк. Тел белмәү дә харап итте. Кеше һич югы бер чит тел өйрәнсен икән. Соңга таба андагы табиблар мине сүзсез дә аңлый башлады. Ничек өзгәләнүемне күрәләр иде бит. Хәлемә керүчесе күп булды», — дип сөйли Марина Сапурина.
Венераның җәсәден алып кайту бик кыйммәткә чыгасын белгәч, Сапуриннар кремация ясарга ризалык бирә. Анысына да бик күп суммада акча таләп ителде.
— Кызымның җәсәден яндырганчы, аны матур итеп киендерделәр. Бизәндерделәр дә әле. Ничекләр түзгәнмендер инде бу хәлләргә? Минем йөрәк теткәләнеп беткәндер... Башта, яндырганны туганнарга күрсәтермен дип, видеога да төшермәкче идем. Ярамый икән. Мине анда кертмәделәр. Бик авыр халәттә идем, — ди Марина апа. — Соңыннан чакырып алып, кулыма ак перчатка кидереп, баламның махсус савытка салынган көлен тоттырдылар. Әле ул кайнар иде. Аны үзем торган фатирга алып кайтып кундым. Төшләремә кер, балам, дип тә үтендем. Тик кермәде...
Аның каравы әтисенең әнисе Екатерина түтинең төшенә керә Венера. Моннан биш ел элек үлгән бабасының куенында утыра икән. Венерам гел мин иде инде ул, ди Катя түти.
— Гел кайтып йөрде. Син утырып кына тор, әби, үзем эшлим, дип әйтә торган иде. Монда кайткач, тәмле ризыктан өзмәде. Чая булды ул. Бик башлы да иде. Бервакыт абыйсы математикадан дәрес эшли алмый. Ә ул дүрт яшендә аңа кушып, алып бирә. Әрәмнәр булды инде балабыз, — ди әбисе. — Елап кайтарып булмый. Түзәргә, чыдарга, сабыр итәргә кирәк. Барыбыз да анда барасы. Кем кайчан бара инде... Венерамның гомере бигрәк кыска булды.
Венера әтисен дә бик яраткан. Александр дәдәй да баласы белән гел телефон аша сөйләшеп торган. Соңгысында Венера, мин сине бик яратам, дигән аңа. Әтисе дә, мин дә яратам, кызым, дип җавап биргән.
«Венераның үлемен ишеткәч, өзгәләндем инде. Әллә ничә төн күзгә йокы кермәде. Кайтыр төсле иде. Тик булмады. Бик авыр хәсрәт. Алга таба ничек яшәргә?!» — ди ул.
Марина түти кызының кырыгын да укыткан инде. Йоласына туры китереп җирләгәннәр. Тик әле дә күңеле ышанмый үзенең. Венерасы исән төсле. Күбәләккә әйләнгәндер, ди ул аны. Кореядан кайтканда ул утырган утыргыч янындагы тәрәзәгә кинәт кенә күбәләк килеп куна. Кайтып җиткәнче, Марина түти шул күбәләккә карап бара. Аның белән сөйләшә дә әле.
— Венерамның җаны булгандыр ул. Самолет туктауга юкка чыкты бит. Мине шулай озатып кайтуы булгандыр, — ди Марина апа. — Күңелемдә бер генә теләк: мин кичергәннәрне бер анага да кичерергә язмасын! Чит илдә азаплануымны белсәгез иде. Ахырга кадәр баламны яшәтә алырбыз дип өметләндем. Тик булмады. Вакыт дәва, диләр. Юк. Торган саен күңелем айкала. Баламның кечкенә чаклары, буй җитүе, азапланып ятулары күз алдымда тора. Үзем үлгәнче оныта алмаслык ярам бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев