Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа керәшен гаиләсе туды

21 июль көнне яңа керәшен гаиләсе туды. Зәй районының Сарсаз Бараж авылы егете Альберт Романов белән Урта Баграж авылы кызы Ангелина Кузьмина уртак гаилә юлына атладылар.

Ангелина Зәйнең «Сабантуй гүзәле», «Питрау чибәре-2019» бәйгеләрендә җиңү яулаган. Шулай ук Җөридә узучы республикакүләм «Кряшен чибяре-2021» конкурсында катнашкан. Альберт белән Ангелинаның икесенең дә балачагы, үсмер еллары Багражда узган.

Романовларның туе керәшен йолаларына туры китереп, элгәредән килгән гадәтләр буенча булган. Кияү йортына кыз бирнә белән төшкән. Икенче көнне, традиция буенча, туган-тумача һәм күрше-тирә килен токмачына җыелган. 

Ул — «Чудо-Дети» дәвалау педагогия үзәгендә дәвалау гимнастикасы буенча тренер, ә Альберт «Газпромтрансгаз» компаниясендә эшли. Романовлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәрендә яшәячәк. 


Яшьләргә гаилә бәхете, озын гомер, мул тормыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев