Дөньяда акча белән бәяләп булмый торган кыйммәтләр бар.
Аларның иң кадерлесе — кешеләрнең бер-берсенә булган игътибары һәм ихлас ярдәме.
23 сентябрь көнне Зәй районының Югары Баграж авылыннан Герасимовлар гаиләсе — Валерий, Клара һәм аларның уллары Анатолий — Сарсаз-Баграж авылына бик матур һәм изге максат белән килделәр. Алар үзләренең умарталыгында җыелган шифалы балны махсус хәрби операциядә улларын югалткан гаиләләргә һәм хәрби хезмәттән кайткан егетләргә бүләк иттеләр.
Бер караганда, гади генә күчтәнәч кебек тоелса да, бу балда — зур хөрмәт һәм җан җылысы. Мондый гамәлләр авыр югалту кичергән кешеләргә яшәү көче өсти, үзләренең ялгыз түгеллеген тоярга ярдәм итә.
«Без бердәм булганда гына көчле, бергәләп һәр авырлыкны җиңәрбез», — ди гаилә башлыгы Валерий.
Герасимовларның бу изге эше — чын мәгънәсендә кешелеклелек үрнәге. Илебезнең тылы нәкъ менә шундый битараф булмаган, киң күңелле кешеләр ярдәмендә ныгый. Сезгә зур рәхмәт, изгелекләрегез меңләтә булып кайтсын!
Фото Сарсаз-Баграж авылы клубыннан.
Нет комментариев