Бала туу үзе бер зур вакыйга, зур шатлык.
Элгәре безнең авылда баланы өлкән яшьтәге, үзе җитмәсә сукыр да Мөтернә (Матрена) әби кабул итә иде. Әнием 10 бала тапкан, шуның сигезен менә шушы сукыр әби таптырган. Уйлап карасаң башыңа сыймый. Беребез дә бер чирләп тә карамыйча, тупырдап үстек. Ә менә каенанам болай сөйләгәне бар иде: басудан эштән кайтып, мунча ягып, баланы мунчада табып, юындырып, өйгә алып керә идем ди. Кендеген дә үзе кискән, иртән эшкә дә барган. Нинди көчләр булды икән безнең әниләрдә! Бездә шундый йола бар иде, хөзер дә саклана бу. Бала туганны әйткән кешегә (сөенче китерү) бүләк бирелә.
Бала туганнан соң, аның тормышына бәйле йола-гадәтләр бик күп. Дөньяга килүнең беренче кырык көнендә баланы карау мәшәкатьле дә мавыктыргыч та була. Баланы яман күзләрдән-көчләрдән саклау өчен мондый йолалар башкарыла: кырык көн тулу — җанның кешегә иңүе һәм кешедән китүе белән аңлатыла. Кырык көн дәвамында бала тапкан ананың үзен дә, аның сабыен да һәрдаим кайгыртып торалар. Шундый әйтем дә бар бездә: «Балага кырык көн булмыйча, баланы ялгыз калдырырга ярамый». Әгәр калдырырга кеше булмаса, мендәр астына пычак куеп калдырырга. Боларны безгә дә әнием өйрәтеп калдырды.
Тагын бер йола исемдә калган: мунчада баланы коендырганнан соң, әни баланың тәненнән суны суырып ала иде дә, «тьфү, тьфү» дип: «Су күк үткен булсын, таш күк таза булсын» дип мунча ташын төкерә иде.
Бала тууга бәйле йола-гадәтләрне барлап чыккач бер нәрсәгә инанасың: еллар, гасырлар дәвамында аларның күбесе онытылган, югалган, үзгәрешләр кичергән. Әмма асылы шул ук калган дигән фикергә килдем мин.
Нет комментариев