Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Федорова: “Күңел җылымны чәчәкләргә күчерәм!”

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Елена Федорова үз йортлары каршысында – урамда елның-елында чәчәкләр утырта.

Чәчәкләргә карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Җәй көннәрендә ишегалдында, өй каршындагы бакчада чәчәкләр үстерүчеләр күп. Мондый осталар тирә-юньгә матурлык тараталар. Шау чәчәктә утырган йорт каршына, тәрәзә, капка төбенә игътибар итмичә китмидер беркем дә. Елена Федорова да матурлык таратучылар рәтендә. Ул лилия, пион, ромашка, сальвия, петуния, роза һәм башка чәчәкләр үстерә.

«Чәчәкләр ярату — гүзәллеккә омтылу ул. Аларны үстерергә бик яратам. Гомумән, һәр хатын-кызның яраткан шөгыле дип уйлым. Яз айларына чыгу белән орлыкларны барлый башлыйм. Петуния орлыкларын февраль-март айларында чәчеп куям. Башка төр чәчәкләрне май айларында чәчәм. Кибет, базарларда чәчәк үсентеләре күренә башлауга ук, тизрәк сатып алам. Һәр чәчәккә аерым тәрбия кирәк, аларда да «характер» бар. Су сибүне дә кешегә ышанып тапшырмыйм. Чәчәкләрем белән көн саен сөйләшәм, серләшәм, җаныма рәхәтлек бирә алар», — дип сөйләде Елена Федорова.

Бакча чәчәге генә түгел, өйдәге яран гөлләре дә шау чәчәктә утыра Еленаның. Аларны ничек ашлыйсыз, сере нәрсәдә дип сорагач, «Бер сере дә юк, күңел җылысы биреп үстерәм бит мин аларны», — дип елмаеп куйды Елена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев