Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бар яктан да талантлы Александра Иванова

Зәй районының Дүрт Мунча авылы мәдәният йортында Менделеев районындагы Тойгуҗа авылы үзешчәннәренең «Дөрешкәй» халык театры Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» комедиясен куйды. Анда Кабан Бастырык авылы кызы Александра Сафина да (Иванова) уйнады.

Александра театрда уйный
Иң беренче итеп, кибеттә сатучы Лилия ролен үзебезнең Кабан Бастырык авылы кызы Александра Сафина (Иванова) уйнаганын языйм әле. Илгизәр ролен Александраның ире — Тойгуҗа авылы җирле үзидарә башлыгы Рафит Сафин башкарды.

Комедия карарга Дүрт Мунча авыл җирлегеннән, янәшә-тирә авыллардан җыелган, Зәй һәм Яр Чаллыдан кайткан кунаклар керәшен кызының оста уйнавына сокланып карап утырдылар.

Комедия һәм үзешчән халык театры турында язганчы, Александрабыз белән якыннанрак таныштырып үтим әле.

Түбән Биш мәктәбен тәмамлап, Казан ветеринария институтында ветеринария табибы белгечлеге алган Александра ире Сафин Рафитның туган ягына — Менделеев районындагы Тойгуҗа авылына кайта. Төп йортта 22 ел буе Рафитның әти-әнисе белән яшәп, бер ул, бер кыз үстерәләр. Гомер буе күп итеп мөгезле эре терлек, кош-корт асрап, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Авыл җирендә өйдәге бетмәс-төкәнмәс эш өстенә, икесе дә җаваплы урыннарда эшләүләренә карамастан, әле театрда да уйнап йөриләр. 

— Нинди генә эшкә тотынсалар да әти белән әни, дәдәм Иван, энем Валентин, сеңелем Валентина гел халык җыруларын көйләп йөрделәр. Николай дәдәм, Зина тутам һәм мин дә аларга кушыла идек, — дип искә ала Александра әнисе Евдокия белән әтисе Александр Ивановларны һәм туган йортында үскән балачак елларын. 

Талантлы кеше бар өлкәдә дә талантлы була, диләр. Безнең Александрабыз әле моңлы, матур тавышка да ия. Җырга сәләт аңа күбрәк әтисе ягыннан күчкәндер — әтисе Сандыр дәдәй бик матур җырлый иде. Әтисенең 88 яшьлек тутасы Александра түти әле быел җәй көне Кабан авылында үткәрелгән җыенда борынгы керәшен җыруларын башкарып, авылдашларны шаккаттырды. Ә әтисенең дәдәсе — 34 ел буе Түбән Биш урта мәктәбендә директор булып эшләгән Иван Иванов та сирәк талант иясе. Иван Яковлевич — үз куллары белән скрипка ясаган кеше. Шул скрипкасында матур итеп уйный, моңлы итеп җырлый иде.

Рафит белән Александраның икесенә дә бирелгән күпсанлы мактау кәгазьләре аларның зур уңышларга ия булганнарын күрсәтеп тора. Александраның ире Рафит Сафин 2021 елда Менделеев районының «Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» дипломына ия булды, ә узган елны аңа, Татарстан рәисе указы нигезендә, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды. Югары дәрәҗәләргә ирешкән һәр ирнең янәшәсендә аны зур эшләргә рухландырып, ярдәм итеп торучы хатыны була. Иренең мондый зур дәрәҗәләргә ирешүендә Александраның да өлеше зур, дип уйлыйм.

— Гомер буе Кабан Бастырык белән Тойгуҗаның табигатен, кешеләрен чагыштырып, авылларыбызны бер-берсенә охшатып яшәдем, — ди Александра. — Алабуга педагогия институтында читтән торып укып, биология укытучысы белгечлеге алдым. Хезмәт кенәгәмдә 4 язу: ветеренария табибы, укытучы, авыл җирлеге башлыгы, китапханәче... 20 елдан артык шул авыл мәктәбендә балаларга белем бирдем, аннан соң авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкардым. Тойгуҗа китапханәсендә китапханәче булып эшләгәндә лаеклы ялга чыктым. Кайда гына эшләсәм дә, кешеләргә файда китерергә тырыштым. Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк. Зәй шәһәрендә, Кабан Бастырыкта, күрше Дүрт Мунчада, Түбән Биш, Югары Баграж, Урта Баграж авылларында туганнарым яши. Туган ягыма еш кайтмасам да, «Туганайлар» һәм «Зәй офыклары» газеталары, сайтлар аша авыл, район яңалыклары белән һәрдаим танышып барам, якташларымның уңышларына сөенәм, — дип сөйләде Александра Александровна.

«Койрыксыз сандугач»лы кичебез
Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» комедиясен яратып карадык. Геройларның кичерешләрен чынбарлыктагы сыман җиткерә алган һәвәскәр артистларның искиткеч уены көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Сатучы Лилия (рольдә —үзебезнең Александра) янына матур сөйләшеп, үзенә генә карата торучы Илгизәр килә. Ялгыз хатынга күп кирәкме: ир — атның игътибарлы карашы һәм яхшы мөнәсәбәте дә җитә. Лилия тормышын Илгизәр белән бәйләргә әзер, ләкин ул сөйгәненең кызы кияүгә чыгуны таләп итә. Ләйсәннең (театр җитәкчесе, режиссер Гөлнара Гайфетдинова) яраткан Ризасы (Салават Хуҗин) бар инде, ул бүгеннән өйләнергә әзер. Алга таба вакыйгалар көтелмәгән борылыш ала — өлешчә, Ризаның әбисе (Рәзилә Сафина) ярдәмендә. Шәфкать туташы ролен башкаручы Рәмзия Зиннәтуллина да ышандырырлык итеп уйнады. Сәхнә бизәлеше дә, артистларның уены да тамашачыны спектакльдә барган вакыйгалар эчендә яшәтте: сөендерде, көендерде, елмайтты да, елатты да. Комедия яхшылыкның явызлыкны җиңүе белән тәмамланды. 

— Тамаша сокландыргыч булды, «Дөрешкәй»нең килүен бик көттек. Спектакльнең Аналар көненә туры килүе безнең өчен икеләтә куанычлы булды, — дип шатлыгы белән уртаклашты Дүрт Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова. 

Шул ук кичне Андрей Петровның хатыны, Урта Баграж кызы Тамара: 

—Чыннан да, искиткеч матур тамаша булды. Әби ролен уйнаучыга исебез киткән, 80нән үткән бу әби ерак аралардан ничек килде икән дип карап утырган идек. Спектакль беткәннән соң, башка киемнән чыккан «әби»ебез япь-яшь хатынга әйләнгән дә куйган. Ул Урта Баграж авылының Екатерина һәм Федор Тазовлар килене, уллары Петрның хатыны булып чыкты. Бар артистлар да шулкадәр килештереп уйнадылар, алга таба да уңышлар телибез, тагы да килерләр дип ышанабыз, — дип авыл мәдәният йорты сайтында үзенең фикерен язып чыкты.

«Дөрешкәй» театры
Бу үзешчән халык театры, 2019 елда тамашачыга үзенең беренче спектаклен күрсәткән. 

— Авылыбыз артыннан салмак кына Дөреш инеше ага. Күп еллар шул ярлар арасында тыныч кына аккандыр, алга таба да агуын дәвам итәр, аны яңа буын кешеләре күрер, яшәү дәвам итәр. Менә шуңа күрә театрыбызны, якты өметләр баглап, дәвамлы булуын теләп «Дөрешкәй» дип атадык, — дип аңлатып үтте Рафит Сафин. 

Үзләренә үзешчән халык театры исеме бирелгән 2022 елда «Дөрешкәй» театр коллективларының төбәкара ХХII «Идел-йорт — 2022» юбилей конкурсында лауреат исеменә лаек була. Театр Казан, Ульяновск, Яр Чаллы, күрше Удмуртия тамашачыларының да мәхәббәтен яулаган. Быел сезонны ачканда уйнаган хәйрия спектакле өчен җыелган акчаны тетар коллективы Менделеев районының «Кама таңнары» приютына тапшырган.

Тойгуҗа авылы үзешчән халык театры артистларына яңа үрләр яуларга насыйп булсын, озак еллар тамашачыларны сөендерсеннәр. Ә тамашачылар зал тутырып килеп, үзләренә гыйбрәт тә, рухи азык та алсын. Менделеев һәм Зәй арасында дуслык җепләре өзелмәсен, ныгысын.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев