Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Аларның исемнәрен фестивальнең гала-концертында әйтәчәкләр.

26 май көнне Җырчы Җәкәү йортында Яков Емельянов исемендәге "Җәшнә, кояш, җалтыра" конкурс-фестиваленең җиңүчеләрен билгеләү өчен чираттагы жюри утырышы узды. "Мәртәбәле жюри барлык финалистларыбызның эшләрен карап, фестивальнең лауреатларын һәм дипломантларын билгеләделәр", – дип хәбәр итте мәдәни үзәк. 

Исегезгә төшерәбез, жюри членнары май ае башында "Җәшнә, кояш, җалтыра" конкурс-фестиваленең финалистларын билгеләгән иде.  Аннан соң жюри финалистлар белән онлайн очрашу уздырды. Һәм 26 май көнне йомгаклап, җиңүчеләрне билгеләде. 

 

Конкурска барлыгы 57 гариза килгән. Шуларның 52се конкурс шартларына туры килә дип табылган.
- "Автор-башкаручы. Җыр" номинациясенә – 10 гариза;
- "Автор-башкаручы. Шигырь" номинациясенә – 16 гариза;
- "Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар" номинациясенә – 22 гариза;
- "Керәшен шагыйрьләре шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция" номинациясенә – 4 гариза килгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев