Анна Досаева — Йолдыз авылында керәшен җыруларын өйрәтүче беренче остаз
Хезмәт ветераны Анна Борисовна Досаева (Мидюкина) чыгышы белән Биләр районының Урал авылыннан. Аның бәләкәйдән сәнгатькә гашыйк булуы еллар узгач та сүрелми.
Аларның яшьлекләре бик авыр елларга туры килә. Колхозда ул чорда кешеләр «таяк»ка эшләп йөргәннәр. Әтисе — Борис Захарович сугышка кадәр милиция начальнигы, сугыштан яраланып кайтканнан соң, колхоз председателе, әнисе Дарья Дмитриевна колхозчы булып эшләгәннәр. Икесе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр була.
Кондрата авылында мәктәпне унышлы тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищасына укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, Анна түти озак еллар судта секретарь булып эшли.
Тормыш сукмаклары Анна Борисовнаны Чистай районының Йолдыз авылына алып килә. Озак еллар совхозда эшли. Намуслы хезмәте өчен күп кенә Мактау грамотолары, дипломнар белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. Ягымлы, хезмәт сөючән Анна Борисовна өлкән яшьтә булса да, тик торырга яратмый. Җәй айларында өй янындагы бакчасында, яраткан җырларын көйли-көйли, эшләп йөри. Әллә ничә төп җиләк-җимеш куаклары, алмагач агачлары, яшелчәләр үстерә.
«Минем төп таянычларым, булышчыларым — балаларым, кияү-киленнәрем, оныкларым», — ди ул.
Уку елларында ук спектакльләрдә Галиябану, Асыльяр рольләрен оста итеп башкара. Аның сәнгатькә гашыйк булуы еллар узгач та сүрелми. Йөрәге түрендә саклап йөрткән моңлы җыруларны яшь буынга житкерәсе килә аның. Анна түти Йолдыз авылында керәшен җыруларын яшьләргә беренче өйрәтүче остаз була. Шулай итеп, Анна Борисовнаның күптәнге хыялы тормышка аша. Бүгенге көндә Рифкать Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Багалмам» ансамбле районның, республиканың төрле авылларында чыгыш ясый. Аларны тамашачылар һәрвакыт җылы кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев